Һәр пар туйларын матур һәм күңелләрдә истә калырлык итеп үткәрергә хыяллана. Дөрес сайланган дата бәхетле тормыш китерәчәк дип уйлылар алар.
17.03.17 көнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 17 пар никахларын теркәргә теләделәр.
Традиция буенча, никах теркәү өчен иң популяр көннәр булып җомга һәм шимбә тора. Әмма соңгы вакытта никах теркәү тантаналары атна уртасында да үткәрелә башлады.
Моннан тыш, нык һәм бәхетле гаилә төзү өчен бәхетле көннәр булып Матурлык көне, Халыкара гаилә көне һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне санала.