ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга ЗАГС бүлегендә белгечләрнең квалификацияләрен үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирелә. Быел да март аенда 3 белгеч Казанда уздырылган курсларда укып катнаштылар.

Иң кечкенә бала 1210, ә иң зуры – 4630 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 45 яшь.

 2017 нче елның 16 нчы мартында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының 2017 елның 2 ае эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

      Сания Захретдин кызы Миннеханова Татарстан республикасы Менделеевск муниципаль районы Псәй авылында яши.  Ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның тормышы бик кызыклы. Гәрәевлар гаиләсе (Сания ханымның кыз фамилиясе) шул ук районның Бәзәкә авылыннан.  Колхозлашу чоры башлангач алар Удмуртиянең Алнаш районы Чапай авылына күченеп китәләр.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 100 нче пары теркәлде. Беренче юбилей пар – Сергей белән Регина Кутеповлар. Законлы ир белән хатын сабыйлары тууын көтәләр. Регинага бала туу шатлыгында җиңеллек, ә гаиләгә бәхет, тынычлык, иминлек телибез.

 

           16 нчы мартта  Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә авыл советы сәркатипләре белән чираттагы җыелыш үткәрелде.

          ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Фәния Әхмәтшина киләсе 2017 елда булачак тикшерү турында сүз кузгатты һәм барлык документларның тәртиптә булуын исләренә төшерде.

           Иң төп мәсьәлә- алтын һәм бриллиант юбилярларны матур итеп котлау. Бу бәйрәм Мамадыш шәһәре мәдәният йортында “Гаилә  бәйрәме “ көнне – 15 нче майда уздырыла. Анда барлык юбилярлар район башлыгы Анатолий Ивановтан, балаларыннан, якыннарыннан котлау сүзләре кабул итәләр.

Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның  беренче «юбилейлы» сабый рәсмилләштерелде. 100 нче номер астындагы актлар язмасында Изабелла исемле сабыйның әтисе – Михаил имзасын куйды. ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина Булановлар гиләсен чын күңелдән котлады, аларга исәнлек, гаилә бәхете  теләп Изабелланың беренче документын – туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хатын тапшырды.

      2017 елның  16 нче март Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан  1500нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Роман Китаев – 12 март көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

      Тукай муниципаль районында “Тормыш китабы” дип аталган кичә узды. Алтын һәм бриллиант парлар өчен беренче тапкыр туй маршы яңгырады, аларның мәхәббәт тарихы укылды. Кичә ахырында парларның гаилә архивыннан алынган фото-сүрәтләрдән ясалган альбом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу дулкынландыргыч кичә юбилярлар өчен генә түгел оештыручылар өчен дә истә калырлык булды.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

 Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Мосаллия әби гомер буе авылда яши, төрле эштә эшли.Ул әле бүген дә балалары кайтырга үзе бәлеш, чәк-чәк пешерә. Мосаллия әбинең бүгенге көндә 5 баласы исән, алар инде үзләре дә лаеклы ялда.  Аның 15 оныгы, 24 оныкчыгы һәм бер оныкчыкның улы бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International