Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә авыл советы сәркатипләре белән чираттагы җыелыш үткәрелде

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

           16 нчы мартта  Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә авыл советы сәркатипләре белән чираттагы җыелыш үткәрелде.

          ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Фәния Әхмәтшина киләсе 2017 елда булачак тикшерү турында сүз кузгатты һәм барлык документларның тәртиптә булуын исләренә төшерде.

           Иң төп мәсьәлә- алтын һәм бриллиант юбилярларны матур итеп котлау. Бу бәйрәм Мамадыш шәһәре мәдәният йортында “Гаилә  бәйрәме “ көнне – 15 нче майда уздырыла. Анда барлык юбилярлар район башлыгы Анатолий Ивановтан, балаларыннан, якыннарыннан котлау сүзләре кабул итәләр.

     ГХАТ бүлеге  баш белгече Фәния  Гаязова яңа АИС ЗАГС WEB программасы буенча эшләү тәртибе буенча сәркатипләрнең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International