Бу чарада 6 нчы сыйныф укучылары танташты.
Теләче районы Күкчә авылыннан Нәбиуллина Сәкинә Закир кызына 90 яшь тулды. Тәбриклибез!
15 март көнне Күкчә авылында гомер кичергән, хәзер Теләче авылындагы кызлары гаиләсендә яшәүче Нәбиуллина Сәкинә Закир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2017 нчы елның 15 нче мартында Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Мәрисә Гозәеровага 90 яшь тулды. Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, якыннары, туганнары килгән иде. Мәрисә әби олы юбилеен балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Һәркайсы Мәрисә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Азнакай шәһәренең “Мәдәни үзәгендә" "Игезәкләр йолдызлыгы" исемле конкурсы булып узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре конкурста катнашучылар турында мәгълүмат әзерләп бирделәр. Анда игезәк-парлар үзара көч сынашты.
Актаныш районы ЗАГС булегендә 2017 нче елның 15 март көнендә 20 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти - Ахметов Рамил Равил улы һәм әнисе- Ахметова Алсу Рөстәм кызы көтеп алган кызларына Карина исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын кунелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар , мәхәббәтле тормыш телибез,-диде ул.
2017 нче елның 15 мартында улы Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Семёнова А. Н. үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кайбыч районы Кошман авылында яшчәүче, озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында ферма мөдире булып эшләгән Камалиева Назира апа 15 март көнне үзенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
15 март көнне ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең специалисты Галимова Альфия Рашат кызы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде. Шулай ук, бәхетле ата-аналарны Кукмара районы ГХАТ җитәкчесе Зөлфия Таһир кызы Латыпова да котлады.
2017 елның 15 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 62 Чаллы гаиләсе алды.
Асель –гарәп исеме , бал кебек татлы, йомшак, нәфис дигән сүзне аңлата. Яңа туган кыз - Альберт һәм Эльвира Аухадиевларның беренче балалары.
Баланың туу турында таныклыгын тапшырганда ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән котлау открыткасы, региналь җәмгыть оешмасы “Ак калфак” исеменнән (җитәкчесе Кадрия Идрисова) «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте һәм яшь гаиләгә исәнлек, озын гомер, балаларының гел аларны сөендереп яшәвен генә теләде.