90 яшь

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

  2017 нчы елның 15 нче мартында Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Мәрисә Гозәеровага 90 яшь тулды. Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, якыннары, туганнары килгән иде. Мәрисә әби олы юбилеен балалары, онык­лары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Һәркайсы Мәрисә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International