Азнакай шәһәренең “Мәдәни үзәгендә" "Игезәкләр йолдызлыгы" исемле конкурсы булып узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре конкурста катнашучылар турында мәгълүмат әзерләп бирделәр. Анда игезәк-парлар үзара көч сынашты. Һәр пар үз презентациясен тәкъдим итте, сорауларга дөрес җавап бирүдә көч сынаштылар. Жюри әгъзалары аларның өй эшләренә бәя бирделәр. Тамашачылар катнашучылардан зур ләззәт алган өчен, аларны көчле алкышларга күмделәр.