Юбилярны тәбриклибез

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Теләче районы Күкчә авылыннан Нәбиуллина Сәкинә Закир кызына 90 яшь тулды. Тәбриклибез!

15 март көнне Күкчә авылында гомер кичергән, хәзер Теләче авылындагы кызлары гаиләсендә  яшәүче Нәбиуллина Сәкинә Закир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны туган көне белән районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев тәбрикләделәр. Алар шулай ук Сәкинә әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын да тапшырдылар.

Сәкинә әби Тәмте-Мәтәскә авылында туып үсә. Авыр сугыш чорларында аңа, 15 яшьлек үсмер кызга, башка яшьтәшләре һәм олылар белән бергә бик күп нужалар күрергә, бик күп авыр эшләрне җиң сызганып башкарырга туры килә.

1955 елда ул Тәмте-Мәтәскәдән ерак түгел урнашкан Күкчә авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Гарәфетдин абый белән бер ул, бер кыз тәрбиялиләр алар.

Сәкинә әби гомере буе фермада терлек караучы булып эшләп лаеклы ялга чыга.

Әйткәнебезчә, бүген Сәкинә әби Теләчедә кызы Гөлсинә һәм кияве Хәбир гаиләсендә яши.

Ул бүгенге матур тормышка шөкер итеп, шатланып гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International