Ике кеше арасында булган мөнәсәбәт энҗе кебек үсеп, формасын алып 30 елдан сон камил була.
Гаилә – ул ир белән хатынның уртак иҗаты һәм хезмәте, нәтиҗәсе –озак елларга җитәрлек чын мәхәббәт!
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы 26 номерлы хокукый белемнәр гимназия укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне белгеч Лейсан Гайнуллина үткәрде.
Буген безнең коллега баш белгеч Мещанова Г.М. Яр Чаллы шәһәренең 98- нчы балалар бакчасында “Гаилә демографик хәле турында” доклад белән чыгыш ясады.
Очрашу кызыклы һәм тату үтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләренең сорауларын биреп, зур ихтибар белән тыңладылар.
Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авылында яшәүче Евдокия Кузнецова бу көннәрдә үзенең олы юбилеен -90 яшь тулган көнен бәйрәм итә. Аның бала чагы коллективлаштыру чорына, ә яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.
Парлар елдан –ел кунакларын яңа тенденцияләр, кызыклы идеяләр белән шаккаттырырга омтыла. Бу юнәлештә матур даталарның да популярлыгы арта бара.
17.07.2017 нче ел көне дүшәмбе, ГХАТ хезмәткәрләре ялы, булса да, Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сарае бу көнне дә никахыгызны законлы рәвештә теркәргә мөмкинлек тудыра. Бу датага алдан язылып куярга ашыгыгыз!
Хезмәт ветераны Марфа Максимовна Каксялова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Марфа Максимовна хәзер Баулы шәһәрендә яши. Әмма ул Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында үскән, шунда ук озак еллар дуңгыз фермасында эшләгән.
Алексеевск районында узләренең уртак бәйрәмен, алтын юбилейларын Барченковлар гаиләсе билгеләп утте.Николай әфәнде һәм Мария ханым алтмыш ел инде бергә матур тормыш итәләр, балаларына , онык-оныкчыларына урнәк гаилә булып, бергә гомер кичерәләр.
Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызда яшәп "Для добрых дел от любящих сердец" дип исемләнгән акциядә катнашучыларның ирекле һәм үз көче белән 10250 сум акча җыелды һәм ул 2017 елның 13 март көнендә Анжела Вавилова Фондына күчерелде. Бу Фонд онкологик авыруга дучар булып, дәвалануга мохтаҗ булган республикабыздагы балаларга ярдәм итә. Шушы авыр хәлне аңлаучыларга һәм ярдәм кулы сузучыларга чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез.