Хезмәт ветераны Марфа Максимовна Каксялова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Марфа Максимовна хәзер Баулы шәһәрендә яши. Әмма ул Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында үскән, шунда ук озак еллар дуңгыз фермасында эшләгән.
Хезмәт ветераны Марфа Максимовнаны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады һәм ил президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Юбилей көнендә Марфа Максимовна "Мертчан" ансамбле коллективы да котлады, чөнки юбиляр озак еллар шул ансамбльда чыгыш ясап йөргән булган.