Илгиз Газизулла улы һәм Фирая Фархулла кызы Фатхуллиннар 30 ел бергә гомер иткән юбилейларын билгеләп уттеләр.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Ике кеше арасында булган мөнәсәбәт энҗе кебек үсеп, формасын алып 30 елдан сон камил була.

 

Безнең юбилярларнын мәхәббәт тарихы 1986 елны декабрь енда башланып китә. Бу гадәти кышкы көн иде. Илгиз үзенең дусты Володя белән кинога барырга җыена. Володянын ул чакта Лилия исемле дусты була, ә инде Илгизнен йөрәге иркен булып чыга. Лиля коммуналь фатирда яши һәм аның куршесе Фирая исемле чибәр кыз. Лилиягә кунакка килгәндә, Фирая коридорга чыга һәм анын карашы Илгизнен кунеленә утеп керә. Илгиз беренче күрүдән үк аңлап ала, бу - аның язмышы. Бу көнне алар дүртәүләшеп кинога китәләр. Шулай итеп аларның беренче очрашулары үтте. Яңа 1987 елны алар бергә каршы алдылар. Ә 7 мартта Илгиз һәм Фирая никахларын законлы рәвештә теркәргә уйлашалар. Шулай итеп аларның бәхетле гаилә тормышы башланып китә.

 

Бер елдан соң, 1988 елның 16 январь көнне Фатхуллиннар гаиләсендә беренче кызлары, Алия аваз сала. 1994 елнын 31 март көнне дөньяга икенче кызлары Адилә килә. Фирая балалар тәрбияләү белән мәшгуль, ә Илгиз торакны киңәйтеп, яңа зур йорт төзергә була. 2011 елның 6 мартында Фатхуллиннар гиаләсендә беренче онык Әмир туа. Менә инде 6 ел алар әби-бабай дәрәҗәсен йөртәләр.

Илгиз Газизулла улы менә инде 30 ел "Казан-Оргсинтез" заводында шофер булып эшли. Ә Фирая Фархулла кызы 28 ел “Казань ТЭЦ-3” кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшли.

Без аларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International