2017 елның 27 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Тиминнар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл хезмәтче Әхмәтшин Касыймны 90-яшьлек юбилее белән, һәм тормыш иптәше Нурҗиһан апа белән 65 ел бергә торулары белән котлады. Башлыкның котлаулырына юбилярларның хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары да кушылды. Әхмәтшиннар 4 кыз-бала тәрбияләп үстергәннәр. Азнакай районың төрле оешмаларында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.
Яз көне үткәрелә торгай туй, ел фасылы узенчәлекләреннән чыгып, нурлы, романтик, хисле була. Яз- табигатьтә,мөнхәбәтләрдә яңа тормыш башы символы.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 8 март бәйрәме алдыннан 500нче бала туу актын теркәде. 27 февраль көнне Шайхлеевлар гаиләсендә Лениза исемле сөйкемле кызчык туа. Лениза гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.
Анатолий Григорий улы һәм Зинаида Андрей кызы, 1966 елда танышалар. Анатолий инде, Зинаиданын сеңлесенен иренен дусты була һәм алар бергәләп очрашып йөри башлыйлар.
11 мартта Зәй муниципаль районының ЦСП "Ялта-Зәй"дә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының чаңгы буенча ярышлары узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 41 районыннан спортчылар катнашты. Хатын-кызларга 1 км дистанцияне үтәргә кирәк иде, ир-атларга - 3 км.
Һәркемнең көтеп алган, яраткан ел фасылы була. Кемдер кыш аен бик тә ярата, ә кемнедер кунакчыл җәй сокландыра. Күпләр өчен яз ае аеруча ел фасылы. Язның беренче көннәреннән табигать уяна, аның белән бергә кеше күңеле дә җанлана. Бу вакытта тормышка карата шатлык хисе тагын да арта. Гашыйклар өчен яз - хисләр ташый, йөрәкләр дәртләнә торган вакыт. Шуңа күрә дә яшь парлар яз көне кавышып бәхетле гаилә корырга телиләр.
11 март конендә Урта Комар авыл җирлегендә, Халыкара хатын-кызлар көненә бәйле, гүзәл затларны бәйрәм белән котлау һәм алтын – изумруд юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә оч үрнәк гаилә – Васильевлар Геннадий Александр улы һәм Анна Петр кызы – алтын пар, изумруд парлар - Шахтиннар Фәйзулла Гайфулла улы һәм Ольга Александр кызы, Федоровлар Всеволод Степан улы һәм Любовь Степан кызы гаиләләре чакырылган иде.
8 Март бәйрәме уңаеннан район газетасы сайтында һәм социаль челтәрләрендә “Иң матур пар өчен тавыш бирегез” дигән фотобәйге игълан иткән идек.
Әлки районы укычылары аңа битараф калмады, берсеннән берсе матур туй, никах фотоларын редакциянең электрон почтасына юлладылар. Ә һәркемнең үз күңеленә хуш килгән пар өчен тавыш бирү “Вконтакте” челтәрендә оештырылды. Фотобәйгедә 26 пар катнашты. Аларга безнең акөияне күтәреп алган өчен рәхмәтебезне белдерәбез.