Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 8 март бәйрәме алдыннан 500нче бала туу актын теркәде. 27 февраль көнне Шайхлеевлар гаиләсендә Лениза исемле сөйкемле кызчык туа. Лениза гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.
Лениза исеме бүгенге көндә шактый сирәк татар исеме, ә совет чорында ул аеруча популяр булган. СССР заманында кыскартмалар һәм аббревиатуралар белән балаларга исем кушу модасы киткән була. Әйтик, Лениза "Ленинский завет” дигәнне аңлата. Совет чорында һәр исемне расшифровать итеп булган булса, бүген бу исемнәр гадәти яңгырый.
Әйтергә кирәк, Лениза исеме белән 1953 елдан алып хәзерге көнгә кадәр 61 кызны атаганнар. Соңгы тапкыр әлеге исем Әлмәт районында 2010 елда теркәлгән.