Бүген "Казан" гаилә үзәгендә Владимировлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр.

2017 елның 11 марты, шимбә

Анатолий Григорий улы һәм Зинаида Андрей кызы, 1966 елда танышалар. Анатолий инде, Зинаиданын сеңлесенен иренен дусты була һәм алар бергәләп очрашып йөри башлыйлар.

Ул вакытта Анатолий 16 заводта, ә Зинаида - балалар бакчасында пешекче булып эшли. 1967 елның язында яшьләр язылышырга дип уйлашалар.

Бер ел үткәч, бу яшь гаиләдә беренче балалары барлыкка килә - уллары Вячеслав. Бу вакыйга яшь ата-ана өчен чын бәхет була. 3 елдан соң гаилә тулылана, тагын бер бала – кызлары Елена туа.

Балалар усә - һәм һичшиксез алар юбилярларнын төп байлыгы һәм аларның дәвамы!

Юбилярлар өчен - иң мөһиме гаилә тормышы: бер-беренне аңлау, кабул итү һәм гафу итә белү. Аларны бәхетле уткән елларнын хатирәләре җылыта!

Без бу искиткеч парга озын гомер, йорәк җылысы һәм якыннарының сау-сәламәт булуларын теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International