Һәркемнең көтеп алган, яраткан ел фасылы була. Кемдер кыш аен бик тә ярата, ә кемнедер кунакчыл җәй сокландыра. Күпләр өчен яз ае аеруча ел фасылы. Язның беренче көннәреннән табигать уяна, аның белән бергә кеше күңеле дә җанлана. Бу вакытта тормышка карата шатлык хисе тагын да арта. Гашыйклар өчен яз - хисләр ташый, йөрәкләр дәртләнә торган вакыт. Шуңа күрә дә яшь парлар яз көне кавышып бәхетле гаилә корырга телиләр.
2017 елның 11 мартында, язгы матур шимбә көнендә, Кукмара районы ЗАГС бүлегендә өч пар балдаклар алыштылар. Яшь парлар Нургалиев Руслан һәм Татьяна язылышу тантанасы ахырында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыповага “Безнең язылышу тантанасын оештырган һәм үткәргән өчен” язмача рәхмәт хаты тапшырдылар. Без Нургалиевлар гаиләсенә “Рәхмәт” әйтәбез, яшь парлардан безнең эшкә бәя бирү бик тә күңелле. Без бу көнне яшь парлар тормышында онытылмаслык, бәйрәмчә итәргә тырышабыз!