Гаилә – ул ир белән хатынның уртак иҗаты һәм хезмәте, нәтиҗәсе –озак елларга җитәрлек чын мәхәббәт!
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе "нең чираттагы дәресе узды. КСЦО "Ышаныч" психологы булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Психолог гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.
Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле гаилә мәктәбе " дәресләре "Казан" гаилә Үзәгендә атна саен сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтә уза. Очрашуда барлык теләүчеләр дә катнаша ала һәм ул бушлай. Дәресләрдән соң "Казан" гаилә Үзәге белгечләре яшь парларга бик теләп тантана залларын һәм интерьерларны күрсәтәләр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр.
Ир белән хатын булачак парларны шушы мавыктыргыч тренингта көтеп калабыз.