Асель –гарәп исеме , бал кебек татлы, йомшак, нәфис дигән сүзне аңлата. Яңа туган кыз - Альберт һәм Эльвира Аухадиевларның беренче балалары.
Баланың туу турында таныклыгын тапшырганда ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән котлау открыткасы, региналь җәмгыть оешмасы “Ак калфак” исеменнән (җитәкчесе Кадрия Идрисова) «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте һәм яшь гаиләгә исәнлек, озын гомер, балаларының гел аларны сөендереп яшәвен генә теләде.
Шунысы кызык, соңгы 20 ел эчендә бу исем ГХАТ бүлегендә барлыгы икенче тапкыр гына теркәлә.