Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 20 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Актаныш районы ЗАГС булегендә  2017  нче елның  15 март  көнендә  20  нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти - Ахметов Рамил Равил  улы һәм  әнисе- Ахметова Алсу Рөстәм кызы  көтеп алган кызларына Карина исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 3 нче балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын кунелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар , мәхәббәтле тормыш телибез,-диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International