2017 нче елның 16 нчы мартында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының 2017 елның 2 ае эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсенең адвокатура өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү, нотариат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве бүлеге баш белгече – О.А.Мохова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү буенча 2016 елгы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында" киңәйтелгән коллегиясе утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләрне үтәү;
- халыкара йөкләмәләрне үтәү;
- ГХАТ органнарының эшен бәяләү өчен эшчәнлекнең кайбер юнәлешләре буенча индикатив мониторинг системасын формалаштыру;
- 2017 нче елның гыйнвар-февраль айлары буенча статистик күрсәткечләр (2016 нчы елның шул чоры белән чагыштыру);
- 2017 нче елның гыйнвар-февраль айларына гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;
- "Гражданлык хәле актларын теркәү китапларын (актлар китапларын) электрон формага күчерү кагыйдәләрен раслау турында" 03.03.2017 елгы № 254 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарын гамәлгә ашыру;
- Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;
- Россия Федерациясе ГХАТ органнары оешуның 100 еллыгына багышланган чараларны үткәрү;
- ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару
- һәм башка сораулар.