Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче «юбилейлы» сабый рәсмилләштерелде. 100 нче номер астындагы актлар язмасында Изабелла исемле сабыйның әтисе – Михаил имзасын куйды. ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина Булановлар гиләсен чын күңелдән котлады, аларга исәнлек, гаилә бәхете теләп Изабелланың беренче документын – туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хатын тапшырды.