Сания Захретдин кызы Миннеханова Татарстан республикасы Менделеевск муниципаль районы Псәй авылында яши. Ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның тормышы бик кызыклы. Гәрәевлар гаиләсе (Сания ханымның кыз фамилиясе) шул ук районның Бәзәкә авылыннан. Колхозлашу чоры башлангач алар Удмуртиянең Алнаш районы Чапай авылына күченеп китәләр. Әтисе Захретдин шуннан сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Солдатның соңгы хаты Смоленск өлкәсеннән килә. Нәкъ менә шушы көннәрдә, әйтерсең юбилеена бүләк булып, кызылармеец Захретдин Гәрәевның документлары һәм медальоны табылу турындаСания ханымга хәбәр килә. Миннехановлар гаиләсе өчен тагын бер зур шатлык - Сания әбинең оныгы бәби алып кайта.
Кызганычка каршы соңгы араларда Сания әби белән Әхмәтхан бабайның сәламәтлекләре какшап китте. Ләкин алар , сугыш чорын кичкән башкалар кебек, сыгылып төшмиләр һәм тиздән бергә тормыш итүләренең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.