Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Мосаллия әби гомер буе авылда яши, төрле эштә эшли.Ул әле бүген дә балалары кайтырга үзе бәлеш, чәк-чәк пешерә. Мосаллия әбинең бүгенге көндә 5 баласы исән, алар инде үзләре дә лаеклы ялда. Аның 15 оныгы, 24 оныкчыгы һәм бер оныкчыкның улы бар.
15 мартта Мосаллия әби үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Мосаллия Кашапованы юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны котларга авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова да килде, ул да иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.