Хәзерге вакытта озын гомерле кешеләрнең булуы сирәк күренеш, ә 70 елга якын бергә гомер итүче парларның булуы икеләтә сирәк күренеш. Антонина Васильевна һәм Алексей Николаевич Романовлар гаиләсе шундыйлардан һәм алар Ходайга шундый бүләк өчен бик рәхмәтле.
Аларның озын гомерле мәхәббәтләре һәм гаҗәеп язмышлары күптән гаилә легендасына әйләнгән, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 онык һәм 10 оныкчыклары бар. Аларның тормыш юллары турындагы гаҗәеп кызыклы хикәяләре барлык гаилә әгъзаларын да тирәнтен дулкынландыра.
Гаилә башлыгы Алексей Николаевич Бөек Ватан сугышында катнышучы буларак, Романовлар гаиләсендә ГХАТ бүлеге начальнигы Л.М. Дианова һәм «Авангард» район гәҗитенең баш редакторы Л.М. Путятинская кунакта булып киттеләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Алексей Николаевичның туган көне һәм пар канатлы булып яшәүләренең 98 еллыгы уңаеннан ГХАТ бүлеге начальнигы Л.М. Дианова әлеге парларны кайнар котлады. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, бергәләп Җиңү бәйрәмен каршылап, парлы гомерләренең 70 еллыгын исән – сау билгеләп үтүләрен теләде. Шулай булсын да!