Авыл җирлеге башлыклары катнашында район семинары узды

2017 елның 18 марты, шимбә

Узган атна азагында Полянкада авыл җирлеге башлыклары катнашында узган район семинарында социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итү буенча үзидарә органнары ролен күтәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

Семинарның рәсми өлеше авыл Мәдәният йортында үтте. Җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина җирлекнең 2016 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга билгеләнгән төп бурычлар белән таныштырды. Ул авыл тормышының күп яклары, шул исәптән агропромышленность комплексындагы эшләрнең торышы, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүне күздә тоткан ярдәм программаларының ничек тормышка ашырылуы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, сәүдә, төзелеш тармагы, юлларны төзекләндерү һәм башка нәрсәләр турында сөйләде. Докладта билгеләп үтелгәнчә, һәр мәсьәлә дә мөһим, чөнки алар авыл, кешеләр тормышы белән аерылгысыз бәйле. Шуңа күрә һәр проблема вакытында хәл ителергә тиеш.

Семинарда катнашучылар алдында шулай ук район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин, полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Судариков, район хастаханәсе баш табибы урынбасары Илнар Беляев, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гузәл Низамова, контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталья Казакова, Рушания Закирова чыгыш ясады.

Семинарга йомгак ясап, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев авыл җирлеге Советы, депутатлар эшчәнлегендәге уңай якларны билгеләп үтте. Әлбәттә инде, кимчелекләрне дә телгә алды. Аларны бетерергә кирәк.

– Проблемалы мәсьәләләр еш чыгып тора, – диде ул. – Аларны бергәләшеп хәл итү юлларын эзләргә һәм табарга кирәк. Кешеләр җирле оешмаларның үзләре турында кайгыртуын тоеп яшәргә тиеш...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International