ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясенең ЗАГС бүлекләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Кукмара ЗАГС бүлегендә ботен әти-әни булганнарга Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресы белән Кукмара муниципаль районы Башлыгы С.Д.Димитриевның котлау открыткалары тапшырыла.

13-19 мартта 11 баланың  атасын яздыру һәм 32 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

    Традиция буенча Ютазы районы ГХАТ бүлеге һәр ел саен үзенең эшләгән эшләре һәм үткәргән чаралары турында районның  оператив җыелышында чыгыш ясый.  Быел да 20 март көнне район һәм төрле предприятие җитәкчеләре районның демографик статистикасы белән  таныштылар.

 Нәрсә соң ул –бәхет?  Бәхет ул-  бер-береңне ярату,  әти-әниләреңнең исән- сау булуы,  балаларыңның сине шатландырып торуы – ди, Ирина һәм Алексей Муллиннар.  Ирина һәм Алексей Муллиннар  үзләренең гаилә корган көннәре   Халыкара бәхет көненә туры килгәнгә бик шатланалар һәм гаҗәпләнәләр. Аксубай районы ГХАТ  бүлеге хезмәткәрләре бу гаиләгә  гаилә бехете һәм озын гомер теләп калалар.

2017 елның 20 март көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда мәктәпләрдә каникул вакытында "Ихлас" мәчетенә йөрүче кыз балаларга "Семьеведение" дәресе уздырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килгән кунакларга, гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге, хатын-кызның гаиләдәге ролен, акыллы хатын һәм балаларын яратучы ананың нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук әңгәмә барышында кунакларга араб телендә язылган метрик кенәгәләр күрсәтелде.

  Арча районы Иске Кырлай авыл җирлегендәге Иске Кырлай һәм Түбән Мәтәскә авылларында бер көндә ике юбилей булды — Мөкатдисә Әхмәдиева белән Назилә Сәмигуллинага 90 яшь тулды. 

Зәй районы Чыбыклы авылында яшәүче хезмәт ветераны Габидуллина Сәгидә Салахетдин кызы Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин катнаштылар. Алар Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

       20 мартта Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә, "Гаилә тәрбиясе нигезләре" кысаларында проектны гамәлгә ашыру буенча,  бүлек җитәкчесе Валентина Увакина яшьлләр белән 2017 елда гаилә нигезенә янарыш керту буенча кызыклы әңгәмә алып барды.

Тукай муниципаль районында “Булачак гаилә мәктәбе” дәресләрен уздыру күркәм гадәткә кереп китте. Князево авыл советы җирлегенең мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда психологик ярдәм курсәтү узәгенең тәҗрибәле психологы, ГХАТ булеге хезмәткәрләре катнашты. Бу очрашу укучыларда зур кызыксыну уятты.

Агымдагы елның 20 нче мартында Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 100 нче бала исәпкә алынды. ЗАГС бүлекләренең оешуына 100 ел тулган юбилей көннәрендә бу тагын бер  истәлекле вакыйга. Гадел исемле бала Кукмара районы Битлянгур авылының Габитов Марсель һәм Диана гаиләсендә икенче бала булып 9 март көнне дөньяга килә. Беренче балалары Азалия исемле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International