Россия Федерациясенең ЗАГС бүлекләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Кукмара ЗАГС бүлегендә ботен әти-әни булганнарга Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресы белән Кукмара муниципаль районы Башлыгы С.Д.Димитриевның котлау открыткалары тапшырыла. “Һәр гаиләдә баланың дөньяга килүе – ул зур шатлык, көтелгән куанычлы вакыйга. Балаларыбызның сау-сәламәт, лаеклы кешеләр булып өлгерүләрен күрү бәхетен ата-анага бернинди бөек хезмәт казанышлары да алмаштыра алмыйдыр. Елдан ел районыбызда туучы нәни кукмаралылар саны арта, бу районыбызның киләчәге бар, ул ышанычлы дигәнне аңлата. Алга таба да сезгә ныклы, имин гаилә тормышы, бер-берегезгә карата ышаныч, хөрмәт һәм олы мәхәббәткә корылган мөнәсәбәтләрдә булуыгызны телибез. Балаларыгыз сезнең күркәм гаилә традицияләре үрнәгендә тәрбияләнсен. Бәхетле булыгыз!” – котлау открыткасында әйтелә.