Зәй районы Чыбыклы авылында яшәүче хезмәт ветераны Габидуллина Сәгидә Салахетдин кызы Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин катнаштылар. Алар Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.