Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 100 нче бала

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 20 нче мартында Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 100 нче бала исәпкә алынды. ЗАГС бүлекләренең оешуына 100 ел тулган юбилей көннәрендә бу тагын бер  истәлекле вакыйга. Гадел исемле бала Кукмара районы Битлянгур авылының Габитов Марсель һәм Диана гаиләсендә икенче бала булып 9 март көнне дөньяга килә. Беренче балалары Азалия исемле. Бәхетле әти-әнине тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова З.Т. котлады, Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов һәм район Башлыгы С.Д.Димитриев исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

   “Адел” исеме “игелекле” дигән мәгънәгә ия. Адел исемен йөртуче малай кечкенәдән үк батыр һәм мөстәкыйль характерлы булачак. Әйләнә-тирәдә ни күрсә дә, кызыксынучанлыгын һәм зирәклеген күрсәтеп, өлкәннәргә сораулар бирәчәк. Кайвакыт үзсүзлерәк тә булырга мөмкин, мондый холык күрсәтә диеп, аны җәзага тартырга кирәкми,  моңа тыныч карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International