2017 елның 20 март көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда мәктәпләрдә каникул вакытында "Ихлас" мәчетенә йөрүче кыз балаларга "Семьеведение" дәресе уздырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килгән кунакларга, гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге, хатын-кызның гаиләдәге ролен, акыллы хатын һәм балаларын яратучы ананың нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук әңгәмә барышында кунакларга араб телендә язылган метрик кенәгәләр күрсәтелде.