Яшь гаилә көне алдыннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова-Реутина уртак килешү буенча аерылырга теләүче яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрә. Медиатив технологияләрне куллану, гаилә тормышының нигезләре турында сөйләшү, ата-ана җаваплылыгы, конфликтлы хәлләрне туктата белү, гаилә бюджетын алып бару һәм башка темаларга сөйләшүләр яшь парларга үзара мөнәсәбәтләренә яңача карарга һәм бер-берсен яхшырак аңларга ярдәм итә.