Туй фестивале 2017

2017 елның 19 марты, якшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Туй фестивале-2017 узды. 19 март бик озак хәтердә сакланырлык күңелле, тәэсирләргә бай һәм шатлыклы көн булды. Кияү белән кәләшләр Никахлашу сараенда туй индустриясе вәкилләре белән очрашты. Кафе, ресторан хуҗалары, туй бизәүчеләре, хореограф һәм алып баручыларга һәр пар үзләрен кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итә алды. Тере музыка, вокал, ком тамашасы, сабын куыкларыннан шоу, кызыклы геройлар, матур бизәлеш һәм төрледән-төрле фотозоналар фестивальне тагын да күркәмрәк итте.

Фестивальнең иң көтеп алынган тамашасы булып туй күлмәкләре һәм костюмнары катнашында ясалган дефиле булды. 2017 елның иң яхшы юнәлешләре модель образларында чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International