2017 ел Рәсәйдә экология елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә бу елда әйләнә-тирәлекнең торышын яхшыртуга юнәлдерелгән төрле акцияләр һәм чаралар планлаштырылган.
2017 елның 18 мартында Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу Сараенда "Кошларны язын каршылыйбыз " исемендәге акция башланды. Әлеге акция 1 апрель көнне уза торган - "Халыкара кошлар көненә" багышланган.
Шәһәрнең яшь парлары да акцияне читләтеп узмадылар, никахлашу көнендә, Идарә хезмәткәрләре белән бергә кошлар өчен җимлекләр элделәр.