Кайбыч районы яшьүсмерләрендә актив гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлек хисе һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү макстында Кайбыч муниципаль районы Галия Кайбицкая исемендәге музеенда 19 март көнне “Мин - Татарстан баласы!” дип исемләнгән паспорт тапшыру тантанасы узды.
Яшь гражданнарга паспортларны Кайбыч районы полициясенең миграция пункты җитәкчесе Илфир Яруллин тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина балаларны мөстәкыль тормышка аяк басулары белән котлады һәм әлеге документны кануннарны истә тотып кулланырга, аңа карата сакчыл булырга киңәш итте.
Паспорт ияләрен шулай әти-әниләре һәм укытучылары тәбрикләде.