Хезмәт ветераны Гөльбастан Гайфуллина юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Гөлбастан Гайфуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гөльбастан Сайфулла кызы үзенең юбилей көнендә яшьлек елларын исенә төшерде, сугыш вакытында колхоз кырларын ничек җигүле үгезләр белән сөргәннәрен сөйләде. Ветеран күрше Башкортстанның Октябрский шәһәрен  төзүдә дә хезмәт куйган. Аның 46 ел хезмәт стажы бар. Юбиляр лаеклы ялга кадәр 20 елдан артык Госстрах агенты булып эшләгән. Дүрт малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта юбилярның 10 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Гөльбастан апаның горурлыгы -  аның балалары. Алар барысы да югары белем алган, эшләрендә дә, гаилә тормышларында да  уңышлылар. Бүген барлык балалары әниләре йортында җыелып юбилей бәйрәм итәләр. Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин Гөльбастан Гайфуллинага Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International