2017 елның 7 июнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Көне алдыннан Тәтеш икенче номерлы урта мәктәбенең укучылары белән (класс җитәкчесе Г.А. Нафигина) очрашу узды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар.
Бүген, 2017 елның 07 июнь көнне Кама Тамагы районы ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасы Пенсия фонды урынбасар идарәчәсе Сергей Евгеньевич Шашуров катнашында әле яңа гына кабат сабый туу шатлыгын татыган гаиләләргә тантаналы шартларда Ана капиталы тапшырылды.
2017 елның 7 июнендә никахлашу Сараенда "Гаилә нигезләре" электив курсын уңышлы узган югары сыйныф укучылары өчен, интеллектуаль уен "Брейн-ринг" узды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2017 елның 500 нче сабые тууы теркәлде. 7 июнь көнне Владислав белән Алевтина уллары Романның беренче документын – туу турындагы таныклык алды. Сабый 3630 гр авырлыкта һәм 57 см озынлыкта дөньяга килде. Гаиләгә зур бәхет, тынычлык, иминлек һәм мәхәббәт телибез.
2017 нчы елның 06 нчы июнь көнендә Саба муниципаль районы Килдебәк авылында яшәүче Зөбәйдә Фәйзуллинага 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Зөбәйдә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Казанның IT паркында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Эковесна-2017” конкурсы йомгаклары уздырылды. Әлеге чарада Биектаудан Камаловлар гаиләсе җинүчеләр дип билгеләнде. Айдар һәм Рәмзия Камаловлар – укытучылар. Табигатьне сөяләр, тирә-як мөхитне саклауны үзләрнен өч балаларына да тәрбияләгәннәр. Язнын башында кар бетүгә үк гаилә ишкәктз Казансу елгасын чистартуга керешкән.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның май аенда 27 туу очрагы теркәлгән, узган ел нәтиҗәләре буенча бу айдагы күрсәткеч 32гә тиң.
Игезәк балалар туу – сирәк очрый торган вакыйга, бу гаҗәеп күренеш – ике бертөсле бала. Игезәк балаларның әти-әниләре иң бәхетле кешеләр! 6 июнь көнендә Минзәлә районының ГХАТ бүлегендә игезәк балалар теркәлде. Сайранов Алмаз һәм Айгөл гаиләсендә ике кыз дөньяга килде. Сабыйларга Мәликә һәм Әминә дип исем бирделәр. Әти-әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!
Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев һәм Аеш авылы җирлеге Башлыгы И.Закиров тапшырды.
Беренче июнь - Балаларны яклау көне - Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен гөмерлеккә исләрендә калыр. Чөнки алар бу көнне күпбалалы Исаевлар гаиләсендә кунакта булдылар. Бу балаларга карап сокланып туя алмассың. Бүләкләрне күргәч тә, дүртесе дә шулкадәр сөенеп куйдылар, ирексездән үзеңнең кечкенә вакытыңны искә төшереп аласың. Чөнки без барыбыз да балачактан барлыкка килгәмбез. Бу бәйрәм өлкәннәргә искәртү - без балаларның тормышка, белем алуга, ял итүгә хокукларын якларга тиешбез.