ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

2017 елның 12 июнендә 15.00 сәгатьтә "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмә залында Россия һәм Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының 100 еллыгына багышланган "Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсенең тантаналы ачылышы була.

2017 елның 09 июнь көнендә  Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  “Ана капиталы” сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Тантанага районның иң нәни гражданнары белән әти-әниләре, туганнары килгән иде. Сертификат алучыларны Арча һәм Әтнә районара Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсуровна һәм Автоградбанк белгече Ахмадуллина Алсу Альбертовна котладылар. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлегендә елның 200 нче пары теркәлде. Дмитрий белән Любовьны тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга – гаилә туу белән ихластан тәбриклибез. Никахта бәхет очраклы гына була алмый, никахта бәхетне үзеңә тудырырга кирәк. Мишкиннар гаиләсенә чын күңелебездән гомерлек бәхет телибез.

         Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  25 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне тантаналы рәвештә ГХАТ идәрәсе башлыгы Р.Г.Зарипова аяты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч Е.Л.Шуралева,  Үзәк УФМС  бүлегенең белгеч-эксперт һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспектор  катнаштылар.

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

09. 06.2017 Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яңа туган балаларга туу таныклыгын тапшыру чарасы узды. Очрашу вакытында  әти-әниләргә “Бәләкәч тартмалары “ тапшырылды.


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 07 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында, 2 курс медицина көллияте студентлары Йосыпова Э.Д. "Нур" психологик үзәге психологы белән чираттагы очрашу булып узды. Дәреснең темасы: "Гражданлык никах. Рәсми мөнәсәбәтләрнең өстенлеге". Очрашу максаты: яшьләр арасында гадәти гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм ныгыту.

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу  аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Балалар яклау көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ  бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар.Тантаналы чара Балтач районы Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музеенда узуы белән дә истәлекле булды. Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова сәламләде.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

7 нче июньдә Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә  яңа туган 100 нче баланы теркәү булды. Нәни Тимурның бәхетле әти-әнисенә Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгының котлау открыткалары һәм  шулай ук  истәлекле бүләк тапшырылды.

Лениногорск шәһәре халкы "Балаларны яклау" көнен шәһәребезнең М. Горький исемендәге паркта бик зурлап үткәрелде. Бәйрәмне башлап шәһәр башлыгы Рягат Хөсәинов килгән кунакларны котлады һәм ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә чираттагы коляскалар конкурсы уздырылды. Беренче тапкыр бу конкурс 2011 елда үткәрелеп шәһәребез халкына бик ошап китә.

12 июньдә безнең илебез мөһим бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Борис Ельцин указы белән 1994 елда Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты Декларациясе кабул ителгәннән бирле билгеләп үтелә. 2002 нче елга кадәр шундый исем, аннары Россия көне дип кенә йөртелә башлый.

Шушы бәйрәм алдыннан Кукмара районы ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булды. Алты яшүсмергә төп документны Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International