12 июньдә безнең илебез мөһим бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Борис Ельцин указы белән 1994 елда Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты Декларациясе кабул ителгәннән бирле билгеләп үтелә. 2002 нче елга кадәр шундый исем, аннары Россия көне дип кенә йөртелә башлый.
Шушы бәйрәм алдыннан Кукмара районы ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булды. Алты яшүсмергә төп документны Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы тапшырды.
Мөһим вакыйга белән яшүсмерләрне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы, Кукмара районы буенча Россия эчке эшләр миграция бүлегенең өлкән инспекторы Асия Фәтхуллина, Кукмара “Бердәм Россия” бүлеге җитәкчесе Яппарова Камилә Минһаҗетдин кызы котладылар. Шатлыкларны уртаклашырга әти-әниләр дә килделәр. Яшүсмерләргә теләкләр җиткерелде. Балалар РФ гражданины исемен лаеклы йөртергә сүз бирделәр.