Коляскалар конкурсы

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Лениногорск шәһәре халкы "Балаларны яклау" көнен шәһәребезнең М. Горький исемендәге паркта бик зурлап үткәрелде. Бәйрәмне башлап шәһәр башлыгы Рягат Хөсәинов килгән кунакларны котлады һәм ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә чираттагы коляскалар конкурсы уздырылды. Беренче тапкыр бу конкурс 2011 елда үткәрелеп шәһәребез халкына бик ошап китә. Бу чын могҗиза формасында барды.  Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да бүләкләнде. Жюри әгъзаларының берсе ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы булды. Конкурста беренче урынны Нигмәтуллиннар гаиләсе яулады, икенче урынны Антиповлар гаиләсе, өченче урынны Ситдиковлар гаиләсе яулады. Якында гына төрле уеннар, конкурслар, ярышлар да уздырылды. Шулай ук шәһәребезнең төрле балалар коллективлары үз чыгышлары белән бәйрәмне бизәде. Бәйрәм бик матур, күңелле һәм онытылмаслык итеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International