ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

     12 июнь көнне Р.Ш.Фардиев исемендәге ял паркында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов 12 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшырды. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Бу чара балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыра.

Иртәдән "Нефтьче"  стадионына  барып  Россия көнен бәйрәм итергә җыенган  күп кенә баулылыларда шик туды: һава торышы аркасында бәйрәм булырмы, юкмы? Иртә таңнан  койган яңгыр туктарга җыенмаган кебек тоелды.  Әмма, бернигә дә карамастан, зонтиклар тотып  бәйрәмгә барган кешеләрне күреп,  һава торышы үзенең кәефен үзгәртергә булды: башта яңгыр туктады, аннары  болытлар артыннан кояш чыкты.

Россия көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 10 яшь гражданга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Паспортлар белән бергә егет-кызларга бүләкләр дә бирелде. ЗАГС бүлегеннән исә аларның һәрберсенә Россия Федерациясе Конституциясе тапшырылды. Россиянең яшь гражданнарын әлеге мөһим вакыйга белән ихластан котлыйбыз.


11
июнь, 2017 ел
якшәмбе

   2017 елның 10 июнендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре никахлашырга килгән яшь парларны Россия Көне бәйрәме белән котладылар.


10
июнь, 2017 ел
шимбә

Буа районы ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 9 июнь көнендә 150-нчы бала  теркәлде. Бәхетле әти-әниләр – Эмиль диеп   исем куштылар. Район ГХАТ бүлеге белгечләре әти-әнине  3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, сәламәлет, бәхетле бала булып үстерүләрен теләделәр. “Гаиләгезгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диделәр алар.

Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга Азнакай ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысында паспортны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов  Айдар  һәм паспорт өстәле җитәкчесе Эльвира Газизова тапшырдылар.

2017 елның 10 июнендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Ахмадеевлар галәсе "алтын" туйларын билгеләп үттеләр.

10 июнь көнне  Зәй районының  ГХАТ бүлегендә Рыжов Вячеслав һәм Шафигуллина Динара никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен  истәлекле булып калачак, чөнки алар районыбызда 2017 елның 100 нче пары булып санала. Яшьләр балдаклар алышып беренче гаилә документын алдылар. Якыннары, дуслары аларны тантаналы көне белән котлап, алдагы тормыш юлында һәрвакыт бергә булырга, уңышлар һәм бары бәхет кенә теләделәр.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Россия көне алдыннан яшь парларга никахлашу таныклыгы белән бергә илнең төп документы – Россия ФедерациясеКонституциясен дә тапшырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International