Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилей

2017 елның 10 июне, шимбә

    2017 елның 10 июнендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Ахмадеевлар галәсе "алтын" туйларын билгеләп үттеләр.

    Юбилярлар бергә зур тормыш юлы узганнар. Амундсен Ахметхарис улы һәм Магдания Әнвәр кызы өч кыз тәрбияләп үстергәннәр һәм хәзерге көндә аларның җиде оныгы һәм оныкчыклары бар.

    ГХАТ Идарәсе белгечләре Амундсен Ахметхарис улы һәм Магдания Әнвәр кызын чын күңелдән юбилейлары белән котладылар. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә, Ахмадеевлар Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына имзаларын куйдылар.

    Ахмадеевлар гаиләсе – "Түбән Кама нефть Химиясе" ветераннары. 50 ел элек Ахмадаеевлар гаиләсе химкомбинатның беренче продукциясен чыгаруда катнашканнар. Киң белемнәре белән алар яшь буын белгечләренә һәрвакыт ярдәмгә килделәр, аларга зирәк остаз һәм ышанычлы иптәш булдылар.

    Күпьеллык  хезмәтләре өчен,  Ахмадеевлар берничә тапкыр мактаулы грамоталар, рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International