Гадәттәгечә, бирегә гомуми эш стажы йөз елдан артык булган табиблар гаиләсе династияләрен чакырдылар.
2017 елның 16 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече эш урыныннан якта перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә 12 июнь көнне – дәүләтнең мөһим бәйрәмендә, азатлык һәм гаделлек, халыкның тату һәм тыныч яшәвен аңлатучы – Россия Көнендә сабыйлары дөньяга килгә гаиләләрне котлады.
2017 елның 15 июнендә Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә "Гаилә музеен" ачуга багышланган тантаналы чара узды.
Бүген, 15 июнь 2017 елны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның унбишенче игезәкләре төркәлде. Тууны дәүләт теркәве эш урыныннан якта ГХАТ Идарәсе белгече белән перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә узды.
2017 елның 1 июненнән 10 кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында муниципаль хезмәткәрләр өчен актуаль һөнәри һәм шәһес компетенцияләрен үсешенә юнәлтелгән ике көнлек белем бирү тренинглары үткәрелде. Бу тренингта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты.
Баулы шәһәренең тыл хезмәтчәне Миннерәйсә Шаит кызы Бадукшина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Миннерәйсә апа Баулы районы Татар Томбарлысы авылында туган. Ләкин аның гаиләсенә төрле төбәкләрдә яшәргә туры килә. Нижнетроицкий бистәсендә туку фабрикасында эшләгәндә Миннерәйсә апа булачак ире Минзагир белән таныша. 1956 елда Баулыга күчеп киләләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әлеге көндә бердәнбер кызы Илмира, ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы юбилярны куандыралар.
2017 елның 13 июнь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 5 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов, килгән әниләргә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшырды, гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.
Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгендә “Нечкәбил“ Республика матурлык конкурсының беренче этабы узды. Чакырылган кунаклар арасында бергә законлы никахта 50 елдан артык гомер итүче гаилә юбилярлары да бар иде. Бу көндә без аларга аеруча хөрмәт күрсәттек һәм һәрберсенә “Ныклы гаилә“ дипломнарын тапшырдык. Күптән түгел шушы парлар Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә узган тантанада кунакта булган иделәр.
Тренинг бушлай сишәмбе көнне уза.
2017 нче елның 13 июнендә Буа муниципаль районында 5 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Расимя Хусаинова, Яшьләр эшләре спорт һәм туризм урынбасары җитәкчесе Гөлия Козырева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды.