Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Миннерәйсә Шаит кызы Бадукшина 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Баулы шәһәренең тыл хезмәтчәне Миннерәйсә Шаит кызы Бадукшина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Миннерәйсә апа Баулы районы Татар Томбарлысы авылында туган. Ләкин аның гаиләсенә төрле төбәкләрдә яшәргә туры килә. Нижнетроицкий бистәсендә   туку фабрикасында эшләгәндә Миннерәйсә апа булачак ире Минзагир   белән таныша. 1956 елда Баулыга күчеп киләләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әлеге көндә  бердәнбер кызы Илмира,  ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы юбилярны куандыралар.

Күп еллар Миннерәйсә Шаит кызы "Баулынефть" идарәсендә җыештыручы булып эшли.. Ә  барлык хезмәт стажы 44 ел тәшкил итә.

Ветеранны юбилее белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов котлады, ил Президенты Владимир Путинның котлау адресын тапшырды.

"Баулынефть" идарәсе ветераннар советы рәисе Чулпан Фәтхуллин юбилярга җылы сүзләр, матур теләкләр җиткерде һәм нефтьчеләрдән  бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International