Бөгелмәдә “Нечкәбил“ матурлык һәм ана булу конкурсы

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгендә “Нечкәбил“ Республика матурлык конкурсының беренче этабы узды. Чакырылган кунаклар арасында бергә законлы никахта 50 елдан артык гомер итүче гаилә юбилярлары да бар иде. Бу көндә без аларга аеруча хөрмәт күрсәттек һәм һәрберсенә “Ныклы гаилә“ дипломнарын тапшырдык. Күптән түгел шушы парлар Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә узган тантанада кунакта булган иделәр.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре конкурс барышында Анжела Вавилова хәйрия фондына “Бер-берсен яратучы йөрәкләрдән яхшы гамәлләр өчен“ акциясе уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International