Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә “король игезәкләре“ тууы теркәлде. Икеләтә бәхет Дмитрий һәм Әлфия Мельниковлар гаиләсенә елмайды. Бәхетле әти белән әни балаларына Макар белән Карина исемнәре бирде. Сабыйларга ихлас күңелдән сәламәтлек, тиз арада көч җыеп, ныгып өйләренә кайтуларын телибез. Саклаучы фәрештәләр Мельниковлар гаиләсен һәрдаим яклап, бары иминлек кенә китереп торсыннар.
2017 елның 17 июнендә Саратов шәһәрендә Россия ГХАТ органнарының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган Төбәкара форум кысаларында Идел буе федераль округында «Иң яхшы тантаналы чараны алып баручы» һөнәри осталык конкурсының финалы булды.
Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Ветлугиннар гаиләсендә барлыкка килде. Бәләкәчкә Евгений дигән исем бирелде. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
2017 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500-йөзенче яңа туган бала тууы теркәлде.
Яңа яшь Яшел Үзән шәһәре яшәүчесе, Ксения Әхмәдуллина, июнь башында туа.
2017 елның 17 июнендә, никахлашу Сараенда “Булачак гаилә мәктәбе “Юнона” проекты кысаларында, яшь парлар өчен, чираттагы дәрес узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк “Эйдос” белән бергә эшләнгән.
2017 елның 17 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 500-нче парның никахын.дәүләт теркәве үтте.
Никахны теркәү – гаилә тормышына керүче һәр яшь парның язмышындагы тантаналы һәм истәлекле мизгеле. Максим һәм Ксения Леонович өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар Әлмәт муниципаль районында 2017 елның 500-нче пары булдылар.
2017 елның 16 июнендә, Халыкара әтиләр көне алдыннан, никахлашу Сараеның төп залында Тимофеев Василий һәм Ольга гаиләсендә туган кыз балага исем кушу тантанасы узды. Бәхетле ата-ана кызларына матур исем– Елизавета дип куштылар.
2017 елның 16 июнендә, Халыкара әтиләр көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре бала табу йортында "Исәнме сабый!" акциясен үткәрделәр, тантаналы төстә яңа туган балаларны теркәделәр.
Бу атнада иң популяр исемнәр : Арина, Самира, Тимур, Полина, Глеб, Карим, Марьям, Малика, Данияр; иң сирәк исемнәр: Расмина, Ясмира, Индира, Абдуллах, Сарасвати, Кирия, Юния, Таяна, Адам, Айлина.
16 – 17 июньдә Саратов шәһәрендә Идел буе округы ГХАТ органнары катнашында, ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган, уникаль Төбәкара федераль форум узды.