Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә “король игезәкләре“ тууы теркәлде. Икеләтә бәхет Дмитрий һәм Әлфия Мельниковлар гаиләсенә елмайды. Бәхетле әти белән әни балаларына Макар белән Карина исемнәре бирде. Сабыйларга ихлас күңелдән сәламәтлек, тиз арада көч җыеп, ныгып өйләренә кайтуларын телибез. Саклаучы фәрештәләр Мельниковлар гаиләсен һәрдаим яклап, бары иминлек кенә китереп торсыннар.