2017 елның 17 июнендә, никахлашу Сараенда “Булачак гаилә мәктәбе “Юнона” проекты кысаларында, яшь парлар өчен, чираттагы дәрес узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк “Эйдос” белән бергә эшләнгән.
Педагог-психолог Измайлова Валентина булачак парлар белән гаилә байлыкларын саклау, социаль рольләрне бүлү, уртак бюджетны планлаштыру, гаилә тормышында гаилә бурычларын тигез бүлү мөһимлеге турында сөйләде.
Очрашу ахырында, яшьләр "Без яратабыз" уенында катнаштылар, викториналар чиштеләр.