Әлмәт муниципаль районында 500-нче пар кавышты

2017 елның 17 июне, шимбә

2017 елның 17 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 500-нче парның никахын.дәүләт теркәве үтте.

Никахны теркәү – гаилә тормышына керүче һәр яшь парның язмышындагы тантаналы һәм истәлекле мизгеле. Максим һәм Ксения Леонович өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар Әлмәт муниципаль районында 2017 елның 500-нче пары булдылар.

Яшь пар туйларын үткәрүенә иҗади караш белән аерылып торды һәм күңелдә шактый яхшы эз калдырды. Кияү хәрби формага киенгән иде. Хәрби форма элек-электән абруйлы һәм бай санала. Парад мундиры сугышчан батырлык, намус һәм югары иптәшлек хисе турында искә төшереп тора. Хәрби форма ир кешенең иң купшы һәм үзенә җәлеп итә торган киеме дип саналды. Россия императорлары һәрвакыт халык үзәгенә парад хәрби мундирларында чыкканнар һәм шәхсән үзләре хәрби формада үзгәрешләргә регламент куйганнар. Әлбәттә, хәзер андый вакытлар түгел, форма дә алай мөхим түгел, әмма бик матур күренә, чөнки  һәр көнне кияүләрне шундый киемнән күреп булмый! Максим Забайкальеда хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Безнең яшь парлар Санкт-Петербургта ял иткәндә таныштылар.

 ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә никахны теркәү үткәрделәр һәм чын күңелдән яшь парны котладылар, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, хыялларының тормышка ашуын, һәр яшәгән мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулып торуын теләделәр. Яшь парларга дәүләт документы – язылышу турында таныклык тапшырылды.

Әйтергә кирәк, 2016 елның 500 пары 8 июльдә төркәлгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International