Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә исем кушу тантанасы

2017 елның 16 июне, җомга

     2017 елның 16 июнендә, Халыкара әтиләр көне алдыннан, никахлашу Сараеның төп залында Тимофеев Василий һәм Ольга гаиләсендә туган  кыз балага исем кушу тантанасы узды. Бәхетле ата-ана кызларына матур исем– Елизавета дип куштылар.

     Истәлекле вакыйга хөрмәтенә, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре ата-аналарга истәлекле бүләк һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау открыткасын тапшырдылар, гаиләгә уңышлар, иминлек һәм бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International