2017 елның 16 июнендә, Халыкара әтиләр көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре бала табу йортында "Исәнме сабый!" акциясен үткәрделәр, тантаналы төстә яңа туган балаларны теркәделәр.
Туганнары һәм якыннары алдында, оешма хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарны сабыйлары дөньяга килүләре белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр, әтиләрне Халыкара әтиләр көне белән котладылар. Шулай ук балаларның туу турында таныклыкларын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның котлау адресларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырылдылар.