Идел буе федераль округы төбәкләренең ГХАТ органы хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе Татарстан вәкиле булды

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

2017 елның 17 июнендә Саратов шәһәрендә Россия ГХАТ органнарының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган Төбәкара форум кысаларында Идел буе федераль округында «Иң яхшы тантаналы чараны алып баручы» һөнәри осталык конкурсының финалы булды. Округ конкурсының җиңүчесе итеп Татарстан Республикасы вәкиле Вәгыйзова Алсу Мизхатовна – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече танылды. Лаеклы җиңүе белән аны жюри рәисе - Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының гражданлык хәле актларын теркәү мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Л.Н.Крыканова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International