16 – 17 июньдә Саратов шәһәрендә Идел буе округы ГХАТ органнары катнашында, ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган, уникаль Төбәкара федераль форум узды.
Бәйрәмдә Татарстан исеменнән Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ Идарә җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Румия Сахабова һәм Алсу Вәгыйзова дакатнашты.
Форум "Киләчәк бүген туа. Рәсәй ГХАТ Идарәсе органнарының 100 еллыгына багышлана" исемләнгән конференция белән ачылды.Конференциядә Идел буе Федераль округы субъектлары ГХАТИдарәсе җитәкчеләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни һәм иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалардан килгән вәкилләр катнашты.
17 июнь көнне Энгельс шәһәренең ГХАТ бүлегендә Идел буе Федераль округында "Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы" һөнәри осталык конкурсының финалы булды.
Бәйгедә ун катнашучы ике этапаша үттеләр. Беренче этапта никах теркәү тантанасындаалып баручыларны төрле көтелмәгәнхәлләр көтте. Алар, Рәсәй Федерациясе законнарына таянып, үз фикерләрен дөрес итеп әйтеп бирергә, авыр хәлләрдән чыгу юлларын табарга тиеш булды.
Икенче этап – иҗади эш. Биредә катнашучыларгатантана вакытында үзләренең осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Алар бу көнне Энгельсшәһәренең яшь парларын тантаналы рәвештә никахларын теркәделәр.
Жюриның нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Алсу Вәгыйзова барлык биремнәрне уңышлы үтәде дип табылды һәм Идел буе федераль округында "Никах теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" бәйгесенең абсолют җиңүчесе итеп билгеләнде. Бәйгедәгебарлык катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләрбелән бүләкләнде.